төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Эшчәнлек
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Парламент дәресе - 2018



 «Парламент, җәмгыять һәм мин»

2018 елның 15 октябреннән алып 20 октябренә кадәр республиканың барлык мәктәпләрендә “Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән парламент дәресе узачак.  Укытучылар Дәүләт Советы депутатлары, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Татарстаннан сайлап куелган депутатлары, муниципаль берәмлекләр депутатлары белән берлектә мәктәп укучыларына республика хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органының тоткан урыны һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу ысул-кораллары турында, тормышыбызда Законның нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында аңлатачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган Парламент дәресе 2009 елдан башлап уңышлы үткәрелеп килә. Быел ул унберенче тапкыр була.

2018 елның 20 октябреннән башлап парламент дәресе кысаларында иҗади эшләр бәйгеләре дә башлана:

  1. “Граждан булырга өйрәнәм” балалар рәсемнәре бәйгесе (1 – 4 сыйныфлар укучылары өчен).
  2. 5 – 7 һәм 7 – 9 сыйныфлар укучылары арасында иншалар бәйгесе.
  3. 10 – 11 сыйныфлар укучылары өчен эссе бәйгесе.
  4. Видеороликлар бәйгесе.
  5. “Законнарны бергә язабыз” мәктәп проектлары бәйгесе.
  6. Мәктәп парламентлары (мәктәп думалары) өчен “Мәктәп парламенты – лидерлык территориясе” укучылар үзидарәсе буенча мәктәп проектлары бәйгесе.
  7. Парламент дәресен уздыру буенча методик тәкъдимнәр бәйгесе (укытучылар өчен).

Һәр бәйгене уздыру турында нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган.

Узган елда бәйгеләрнең республика этабында республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфларында белем алучы 353 укучы катнашкан иде. Мөгаллимнәрдән 44 методик тәкъдим кертелгән иде.

 Быел тәүге тапкыр мәктәп парламентлары лидерлары өчен махсус номинация өстәлде, анда катнашучыларга үз проектларын республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә (бәйгенең килеп яклау этабы).

 Бәйгеләргә йомгак быелның декабрь аенда ясалачак. Һәркемне парламент дәресендә актив катнашырга чакырабыз. Бәйгеләрдә җиңүчеләрне Дәүләт Советында көтеп калабыз!

 

Документлар



Приказ Министерства образования и науки Республики Татарстан от 25 сентября 2018 года № под-1405/18 "О проведении республиканских конкурсов в рамках Парламентского урока - 2018"

Распоряжение Председателя Государственного Совета Республики Татарстан от 5 октября 2018 года № 384-РП "Об организации и проведении парламентского урока в 2018 году"

 

Материаллар

Презентация "Государственный Совет Республики Татарстан V созыва"

Яңалыклар

 ---



Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.