Парламент дәресе - 2017

2017 елның 23-28 октябрь көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә Парламент дәресләре уза. Быелгы дәрес, сан ягыннан унынчы булып, ул «Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих» дип аталган темага багышлана.
Парламент дәресе – Татарстан Дәүләт Советы белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты
- 2009 елдан алып уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла.
Әлеге дәресләрдә укучыларга аңлаешлы телдә республика хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органының роле һәм бурычлары, кеше хокукы, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу ысуллары, Төп законның кеше тормышындагы роле хакында сөйләнә. Парламент дәресләре укучыларда сәяси-хокукый культура һәм актив граждан позициясе тәрбияләүгә ярдәм итә.

Узган еллардагы дәрес темалары:
2009 ел – «Законнар кайда туа»;
2010 ел – «Гражданин һәм сайлаулар»;
2011 ел – «Мин - бала! Мин – гражданин!»;
2012 ел – «Кешененең һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм бурычлары»;
2013 год – «РФ һәм ТРның дәүләт символлары. РФ Конституциясенең 20 еллыгы»;
2014 год – «Законнар монда туалар» (ТР Дәүләт Советының 20 еллыгына багышлана); «Без – бергә» (Кырым Республикасының һәм Севастополь шәһәренең Россиягә кушылуына багышлана).
2016 ел - «Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт»;
2017 елның феврале – «Татарстан – 2030: республика киләчәгенә минем карашым».

Документлар


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе "2017 елда парламент дәресен оештыру һәм үткәрү турында" (№ 519-РК 05.10.2017)

Конституция турында төп нигезлəмəлəр (*.pdf) татар телендә

Конституция турында төп нигезлəмəлəр (*.pdf) рус телендә

Академик Индус Таһиров белән әңгәмә. “Канун. Парламент. Җәмгыять” тапшыруы. (*.mp4)

Мөнир Әһлиуллин белән әңгәмә. “Канун. Парламент. Җәмгыять” тапшыруы. (*.mp4)

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына (*.mp4) татар телендә, YouTube 

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына (*.mp4) рус телендә, YouTube

Шулай ук кара

Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Алар “Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих” темасына багышланган. Бүген парламент дәресен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да уздырды. Ул хокук фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашты.

Татарстанда парламент дәресе атналыгы башланды. Бүгенге көннән парламент дәресе Татарстанның барлык мәктәпләрендә узачак. Быел парламент дәресе унынчы тапкыр үтә һәм ул “Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих” темасына багышлана.  

Фәрит Мөхәммәтшин укытучылардан республиканың төп законын өйрәтүгә игътибар юнәлтүләрен сорады. Тиздән Татарстан мәктәпләрендә Парламент дәресләре узачак. Быел алар Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышлана. Шул уңайдан, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген парламент бинасында тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашты.