Депутатлар корпусы

МӨХӘММӘТШИН Фәрит Хәйрулла улы
Контактлар
телефон: (843) 267-63-00; факс: (843) 292-73-59
Интервью, басмалар
19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
10 май 2017
Тормыш яме, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
21 март 2016
Өстән кушып кына эш бармый
Барлык басмалар

МӨХӘММӘТШИН Фәрит Хәйрулла улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

  • 1947 елның 22 маенда әлмәт шәһәрендә туган.
  • Производстводан аерылмыйча гына Әлмәт газ сәнәгате техникумын (1972), Уфа нефть институтын (1979), Саратов югары партия мәктәбен (1986) тәмамлаган.
  • Сәясәт фәннәре докторы. Федератив корылыш, милләтара мөнәсәбәтләр, күчеш чорының сәясәте һәм икътисады проблемалары буенча монографияләр һәм күп санлы публикацияләр авторы.
 
 
ХЕЗМӘТ ЭШЧӘНЛЕГЕ:
 
  • 1963 елда Әлмәт шәһәрендә Миңлебай газбензин заводында токарь булып эшли башлаган. Аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Хезмәте тәмамланганнан соң “Әлмәтнефть” нефть промыселе идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехының контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшләгән.
  • 1970 нчы еллар башыннан Әлмәт шәһәрендә комсомол, партия, совет һәм хуҗалык эшендә: ВЛКСМның шәһәр комитеты инструкторы (1970-1972 еллар);
  • КПСС  шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы (1972-1978 еллар);
  • халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары (1978-1985 еллар);
  • КПСС шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре (1985-1987);
  • “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең катлам басымын тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы (1987-1988 еллар);
  • халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе (1988-1989 еллар);
  • 1980 нче еллар азагыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм закон чыгару органнарында җаваплы постлар биләгән: сәүдә министры (1989-1990 еллар);
  • Министрлар Советы Рәисе урынбасары (1990-1991 еллар);
  • Югары Совет Рәисе (1991-1995 еллар);
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры (1995-1998 еллар);
  • 1998 елдан хәзергә кадәр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.
 
 
ИҖТИМАГЫЙ ЭШЧӘНЛЕГЕ:
  • 1999 елның июленнән– "Татарстан – яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте лидеры
  • 2003 елның августыннан – "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре 
  • 2001 елдан – Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессында Россия Федерациясе делагациясе әгъзасы 
  • 2004 – 2010 еллар – Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Регионнар палатасында Мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе – Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Мәдәният һәм мәгариф буенча берләштерелгән комитеты рәисе урынбасары (Европа Советы органнарын үзгәртү барышында Мәдәният һәм мәгариф комитеты бетерелде) 
  • 2007 елның декабреннән – Россия Федерациясе Президенты каршындагы җирле үзидарә үсеше Советының Президиум әгъзасы 
  • 2007 елның декабреннән – Татарстан халыклары Ассамблеясы советы Рәисе
  • 2011-2012 елларда – Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының бәйсез либераль-демократик төркем рәисенең беренче урынбасары; Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары
  • 2012 елның октябреннән – Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе 
     
БҮЛӘКЛӘРЕ:
 
Почет ордены (2005ел), Дуслык ордены (1997 ел), “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены (2007 ел), Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Мактау грамотасы (2007 ел), “Парламентаризмны үстерүдәге казанышлары өчен” Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Мактаулы тамгасы (2007 ел), “Россия Федерациясе Хисап палатасы белән хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары өчен” аерымлык тамгасы (2007 ел) белән бүләкләнгән. “Россия Милли Олимпы” премиясе һәм Россиянең иң югары иҗтимагый бүләге – “Намус һәм Батырлык” ордены (2005 ел) иясе.
 
Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның һәр дүшәмбесендә 15 сәгатьтән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы.
Хезмәт урыны адресы:  420060, Казан, Ирек мәйданы, 1.