Депутатлар корпусы

МАВРИНА Лилия Николаевна
Контактлар

МАВРИНА Лилия Николаевна

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре.

• 1965 елның 7 августында туган.
• Белеме – югары, Казан авиация институтын “Инженер-системотехник” белгечлеге буенча тәмамлаган.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.
• Универсиада-2013 әзерләүгә һәм үткәрүгә зур өлеш керткән өчен Россия Президентының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү мәсьәләләре комиссиясе составына керә, Татарстан Республикасы законнары җыентыгын нәшер итү буенча республика комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре комиссиясе әгъзасы, “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсын оештыру һәм үткәрү буенча конкурс комиссиясе әгъзасы, Казан шәһәрендә уздырылачак 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының һәм спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының “Мастерс” категориясендә аккредитацияне әзерләү һәм федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру һәм протокол ягыннан тәэмин итү буенча эшче төркем җитәкчесе.
• Икътисадый фәннәр кандидаты.

Тормыш юлы
• 1988-1989 еллар – Казан авиация институтының ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары.
• 1989-1995 еллар – Казан авиация институтының ЭВМ кафедрасы ассистенты, ЭВМ кафедрасының өлкән укытучысы.
• 1995-1998 еллар – Казан шәһәре администрациясенең Аз керемле халык катламнарын социаль яклау идарәсе баш белгече, шул идарә башлыгы урынбасары.
• 1998-2000 еллар – “Иске Татар бистәсе” тарихи-мәдәни тыюлык территориясе префекты (Казан шәһәре) аппараты җитәкчесе, урынбасары.
• 2000-2004 еллар – Казан шәһәре Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, шул идарә башлыгы.
• 2004-2006 еллар – Казан шәһәре администрациясе аппараты җитәкчесе урынбасары – аппаратның Оештыру-аналитика идарәсе башлыгы.
• 2006-2007 еллар – Казан шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – оештыру идарәсе башлыгы.
• 2007-2009 еллар – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясе рәисе.
• 2009-2014 еллар – IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре.

Кабул итү көне, вакыты, урыны
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, айның дүртенче сишәмбесе, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен сайлау турында” 2014 елның 1 октябрендәге 10-V ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары