Депутатлар корпусы

ӘМИНОВ Илшат Юныс улы
Контактлар

ӘМИНОВ Илшат Юныс улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, “Татарстан-Новый век – Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе әгъзасы.
Теле- һәм радиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил.

• 1963 елның 27 июлендә туган.
• Белеме – югары, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын “Журналистика” белгечлеге буенча тәмамлаган..
• Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өченче (2004 – 2009), дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директоры.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Зәй муниципаль районы: кварталның беренче сишәмбесендә ТР Зәй районы администрациясендә 13.00 сәгатьтән башлап.

Тукай муниципаль районы: кварталның икенче сишәмбесендә ТР Тукай районы администрациясендә 13.00 сәгатьтән башлап.