Депутатлар корпусы

ГАЛИЕВ Марат Һади улы
Контактлар
Интервью, басмалар
15 апрель 2011
ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Һади улы Галиев: "Урталыкта торучылар гына яшәүгә сәләтле"

ГАЛИЕВ Марат Һади улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.


• 1946 елның 1 гыйнварында туган.
• Белеме – югары, “Икътисадчы” белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын (1968), Түбән Саксония Германия менеджмент академиясен (1993), “Дәүләти-иҗтимагый идарә магистры” һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен (2011) тәмамлаган.
• Икътисад фәннәре кандидаты (1978).
• Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2005), Дуслык ордены (2011) белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына беренче (1995 – 1999), икенче (1999-2004), өченче (2004 – 2009) һәм дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре коллегиясе, Татарстан Республикасында дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы составына керә.
• Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының килештерү комиссиясе, Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең координация советы әгъзасы булып тора.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, 919 нчы бүлмә,
Әлмәт районында район Советы сессияләрен үткәрү көннәрендә.