Депутатлар корпусы

ГАЛӘВЕВ Әсфән Галләм улы
Контактлар

ГАЛӘВЕВ Әсфән Галләм улы

7 нче Ибраһимов бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.


• 1963 елның 25 ноябрендә туган.
• Белеме – югары, “Автомобильләр һәм автомобиль хуҗалыгы” белгечлеге буенча Саратов политехника институтын тәмамлаган.
• Икътисад фәннәре кандидаты (2009).
• Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе.
• Мактау ордены, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005), “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале (2002) белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өченче (2004 – 2009) һәм дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Ике атнага бер тапкыр сишәмбе саен, 420049, Татарстан Республикасы, Казан ш., Эсперанто ур., 8 нче й.
Алдан язылу өчен телефон 277-08-89; 533-70-60.