Депутатлар корпусы

ГАНИЕВ Илшат Газим улы
Контактлар

ГАНИЕВ Илшат Газим улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.


• 1954 елның 3 гыйнварында туган.
• Белеме – югары, Казан авыл хуҗалыгы институты.
• Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.
• Россия Федерациясенең Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына беренче (1997 – 1999), икенче (1999-2004), өченче (2004 – 2009), дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ комбинаты директоры


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның беренче атнасында һәр сишәмбе 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Зеленодольск ш., Норкин ур., 3 нче й. адресы буенча. Кирәк булганда шулай ук “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ администрациясе бинасында.

Айның соңгы атнасында һәр җомга 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Зеленодольск районы, Осиново авылы, Гагарин ур., 15 нче й. адресы буенча.