|
|
Контактлар |
|
|
ГЛУШКОВ Геннадий Николаевич
Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе
“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе әгъзасы.
• 1963 елның 11 ноябрендә туган. • Белеме – югары, “Хокук белеме, юрист” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын; “Политолог” белгечлеге буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен; “Финанслар һәм кредит” белгечлеге буенча “ТИСБИ” идарә академиясен тәмамлаган. • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Рәисе Б.В. Грызловның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. • Дүртенче чакырылыш (2009 – 2014) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. • “Спасение” иминият медицина җәмгыяте” ҖЧҖ генераль директоры.
Кабул итү көне, вакыты, урыны: Мамадыш районы – так айларның беренче пәнҗешәмбесе 10.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр: Мамадыш ш., М. Җәлил ур., 23/33 нче й., Муниципаль район советы (конференцияләр залы).
Саба районы – җөп айларның беренче пәнҗешәмбесе 10.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр: Байлар Сабасы ш.т.п., Гали Закиров ур., 52 нче й., Муниципаль район советы (кече зал).
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 2387571
|