Депутатлар корпусы

ЕГОРОВ Иван Михайлович
Контактлар

ЕГОРОВ Иван Михайлович

30 нчы Сәйдәшев бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, “Татарстан-Новый век – Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.


• 1961 елның 21 гыйнварында туган.
• Белеме – югары, “Башлангыч хәрби белем һәм физик тәрбия” белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын (1987), “Менеджмент” белгечлеге буенча Мәскәү коммерция академиясен тәмамлаган.
• Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре.
• Кызыл Йолдыз ордены, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗәле ордены медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.
• Дүртенче чакырылыш (2009 – 2014) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.
• “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның һәр беренче һәм өченче чәршәмбесе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Зеленодольск җирле бүлекчәсе: Зеленодольск шәһәре, Норкин ур., 3 нче й.