Депутатлар корпусы

ЗАКИРОВ Ринат Зиннур улы
Контактлар
Интервью, басмалар
07 июнь 2016
Чит тәбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең мәдәни тормышы, аларның Казан белән бәйләнешләре хакында

ЗАКИРОВ Ринат Зиннур улы

46 нчы Арча бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “ТНВ” депутатлар төркеме җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе әгъзасы.


• 1948 елның 1 августында туган.
• Белеме – югары, “Югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясе” белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган.
• Тарих фәннәре докторы.
• Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
• “Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өченче (2004 – 2009), дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• “Казан” милли мәдәни үзәге” муниципаль мәдәният учреждениесе директоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.
• Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек буенча оештыру комитеты составына, Татарстан Республикасы Президенты каршында Милләттәшләр эшләре буенча координация советы составына керә.
• Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Һәр айның беренче сишәмбесе 11.00 сәгатьтән башлап, “Бердәм Россия” партиясенең Арча шәһәрендәге офисы.