Депутатлар корпусы

ЗАХАРОВА Светлана Михайловна
Контактлар
Интервью, басмалар
20 март 2015
Табиб. Депутат. Хатын-кыз...

ЗАХАРОВА Светлана Михайловна

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе рәисе.


• 1972 елның 30 июлендә туган.
• Белеме – югары, “Дәвалау эше” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын; “Социаль өлкә, иминият һәм сәламәтлек саклау менеджеры” белгечлеге буенча Кемерово дәүләт университетын тәмамлаган.
• Медицина фәннәре кандидаты.
• Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.
• Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Шәһәр Советы депутаты (2005 – 2009), дүртенче чакырылыш (2009 – 2014) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.
• Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре комиссиясе составына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе составына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш ведомствоара комиссиясе составына керә, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596 – 606 номерлы указларын үтәүне оештыру буенча эшче төркем әгъзасы.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның һәр соңгы җомгасы, Чаллы ш., Ак. Рубаненко ур., 7 нче й., 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр, тел: (8552) 37-45-69; 37-45-67.