Депутатлар корпусы

АБДУЛЛИН Тәлгать Мидхәт улы
Контактлар

АБДУЛЛИН Тәлгать Мидхәт улы

49 нчы номерлы Мамадыш бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, “Татарстан – яңа гасыр” депутатлар төркеме әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.

• 1951 елның 22 августында туган.
• Белеме – югары, Казан финанс-икътисад институтын “Икътисадчы” белгечлеге буенча тәмамлаган (1974).
• Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (1996).
• “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” (2003), “Россиядә торак базарын үстерүдәге югары казанышлар өчен” (2004), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” (2005), “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗәле ордены (2005) медальләре, Дуслык ордены (2013) белән бүләкләнгән.
• XII чакырылыш ТР Югары Советы депутаты (1991 – 1995), Татарстан Республикасы Дәүләт Советына беренче (1997 – 1999), өченче (2004 – 2009) һәм дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерциягә карамаган оешмасының башкарма директоры.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Саба муниципаль районы:
айның соңгы шимбәсе, 9.00 сәгатьтән Байлар Сабасы авылы, Закиров урамы, 52 нче йорт адресы буенча.

Мамадыш муниципаль районы:
айның соңгы шимбәсе, 12.00 сәгатьтән Мамадыш шәһәре, Тынычлык урамы, 9 нчы йорт адресы буенча.