Депутатлар корпусы

ИСАЕВА Анастасия Георгиевна
Контактлар

ИСАЕВА Анастасия Георгиевна

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт – Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе урынбасары.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе әгъзасы

• 1982 елның 4 октябрендә туган.
• Белеме – югары, “Сәясәт фәне” белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
• Казан дәүләт энергетика университеты югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең “Сәясәт белеме һәм хокук” кафедрасы ассистенты (2005 – 2009).
• Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
айның беренче дүшәмбесе 16.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр, Казан ш., Себер тракты, 20, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге кабул итү бүлмәсе.