Депутатлар корпусы

КАНТЮКОВ Рәфкать Габделхәй улы
Контактлар

КАНТЮКОВ Рәфкать Габделхәй улы

50 нче Биектау бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы.

• 1953 елның 23 августында туган.
• Белеме – югары, Уфа нефть институтын (1986) автоматлаштыру буенча инженер белгечлеге буенча, Санкт-Петербург халыкара менеджмент институтын (2001) менеджер белгечлеге буенча тәмамлаган.
• Техник фәннәр кандидаты.
• Нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005), “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале (2002), “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2006) белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына беренче (1997 – 1999), өченче (2004 – 2009) һәм дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Биектау муниципаль районы:
Һәр кварталның беренче сишәмбесендә 14.00 сәгатьтән алып түбәндәге адрес буенча:
Биектау муниципаль районы, Биектау станциясе, Кооператив ур., 5 нче й. (башкарма комитетның утырышлар залы).

Питрәч муниципаль районы:
Һәр кварталның икенче сишәмбесендә 14.00 сәгатьтән алып түбәндәге адрес буенча:
Питрәч авылы, Совет ур., 18 нче й., 5 нче бүлмә (Питрәч муниципаль районы Советының кече залы).

Теләче муниципаль районы:
Һәр кварталның өченче сишәмбесендә 14.00 сәгатьтән алып түбәндәге адрес буенча:
Теләче муниципаль районы, Теләче ав., Ленин ур., 46 нчы й. (Теләче муниципаль районы башлыгы бүлмәсе).