|
МАХЕЕВ Вадим Евгеньевич
22 нче Боровецкое бермандатлы сайлау округы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы, “2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
• 1974 елның 20 июнендә туган. • Милләте – рус. • Белеме – югары, “Гомумтехник дисциплиналар укытучысы” белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. • “Алабуга шәһәре” муниципаль берәмлеге депутаты (2000 – 2005), “Алабуга муниципаль районы” муниципаль берәмлеге депутаты (2005 – 2009), дүртенче чакырылыш (2009 – 2014) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. • Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтеп тору советы составына керә. • “Оптовик” ҖЧҖ генераль директоры, Алабуга ш.
Кабул итү көне, вакыты, урыны: Айның өченче дүшәмбесе, 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр, Чаллы ш., Яшьлек пр., 14 нче йорт (“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Беренчел район бүлеге).
|