Депутатлар корпусы

МИРГАЛИМОВ Хафиз Гаяз улы
Контактлар
Интервью, басмалар
23 декабрь 2016
Халык арасында эшләгән депутатны кешеләр таный
14 ноябрь 2016
Дәүләт Советы эшчәнлегендә КПРФ фракциясенең роле

МИРГАЛИМОВ Хафиз Гаяз улы

“КПРФ” Татарстан төбәк бүлегеннән Бердәм республика округы

“КПРФ” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.

• 1954 елның 14 августында туган.
• Белеме – югары, “Тарих укытучысы” белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
• “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өченче (2004 – 2009) һәм дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• Даими һөнәри нигездә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
420060, Казан ш., Ирек мәйданы, 1 нче йорт.