Депутатлар корпусы

МИФТАХОВ Фәрит Фәиз улы
Контактлар

МИФТАХОВ Фәрит Фәиз улы

6 нчы Декабристлар бермандатлы сайлау округы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “ТНВ” депутат төркеме әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы.
 
  • 1968 елның 7 сентябрендә туган.
  • Милләте – татар.
  • Белеме – икътисадый югары, Заман гуманитар институтын тәмамлаган (Мәскәү шәһәре), В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты каршындагы Россия Федерациясе халык хуҗалыгын оештыру өчен идарә кадрларын яңадан әзерләү узган. Хәзерге вакытта “Юриспруденция” белгечлеге буенча КДУның юридик факультетын тәмамлый .
  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.
  • 2005 елның ”Ел җитәкчесе” республика конкурсы лауреаты, “Хәйрия 2008” республика конкурсында җиңүче.
  • 2004 елда “Әнием – Мама” Аналарны һәм балаларны яклауга ярдәмнең Татарстан Республикасы иҗтимагый хәйрия фонды президенты итеп сайланган, 2004 елда “Алтын йөрәкле кеше” республика конкурсы лауреаты, 2006 елда “Аңлыйбыз һәм ярдәм кулы сузабыз” номинациясендә “Алтын йөрәкле кеше” шәһәр конкурсы лауреаты. 2005 елдан “Болгар” Татарстан Республикасы милли хәйрия фонды идарәсе рәисе.
  • Хәйрия эшчәнлеге буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы республика Советы әгъзасы, 2008 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе итеп сайланган.
  • 2005 елда Казан шәһәр Думасы депутаты итеп сайланган.
  • “Болгар Синтез” ҖЧҖ генераль директоры.
 
 
Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның һәр пәнҗешәмбесендә 16 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр.
Казан шәһәре, “Химиклар сарае” мәдәният сарае, 307 бүлмә.