Депутатлар корпусы

ПРОКОФЬЕВ Артем Вячеславович
Контактлар

ПРОКОФЬЕВ Артем Вячеславович

“КПРФ” Татарстан төбәк бүлегеннән Бердәм республика округы

“КПРФ” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы, “2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе әгъзасы.

• 1983 елның 31 декабрендә туган.
• Милләте – рус.
• Белеме – югары, “Политология” белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
• Сәясәт фәннәре кандидаты.
• Дүртенче (2009 – 2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның беренче чәршәмбесе, 16.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр:
Казан ш., Дзержинский ур., 5 нче йорт, 201 нче офис.