|
|
Контактлар |
|
|
РАЧКОВ Сергей Геннадьевич
20 нче Электротехника бермандатлы сайлау округы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы.
• 1959 елның 1 октябрендә туган. • Белеме – югары, “Инженер-механик” белгечлеге буенча Кама политехника институтын, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен, Халыкара бизнес – Менеджмент магистры факультетын, “Финанс менеджменты” белгечлеге буенча “Халыкара бизнес” – Эшлекле идарә итү магистры программасы буенча Югары халыкара бизнес мәктәбен тәмамлаган. • Россия Федерациясенең Атказанган төзүчесе, Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе. • Берничә тапкыр “Ел хәйриячесе” һәм “Ел җитәкчесе” шәһәр һәм республика бәйгеләренең җиңүчесе, “Россиянең иң яхшы менеджеры”, “Алтын йөрәкле Кеше” мактаулы исеменә ия булучы. • Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы. • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән. • “Россия Дәүләтен үстерүдәге һәм ныгытудагы казанышлар һәм моңа үзеннән керткән өлеш өчен” I дәрәҗәдәге Бөек Петр ордены белән бүләкләнгән. • Дүртенче (2009 – 2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. • “РАССТАЛ” ЯАҖ генераль директоры. • “ТАТПРОФ” ЯАҖ нең Директорлар советы рәисе.
Кабул итү көне, вакыты, урыны: Айның соңгы җомгасы, Чаллы ш., Яңа шәһәр, 40/14 нче йорт, 82 нче Кадет мәктәбе. Һәр җомгада Рачков С.Г. ярдәмчесе кабул итә.
|