РЫБУШКИН Николай Николаевич
1 нче Айдаров бермандатлы сайлау округы
“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы.
• 1954 елның 4 декабрендә туган. • Белеме – югары, “Хокук белеме” белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. • Юридик фәннәр кандидаты. • Татарстан Республикасының Атказанган юристы. • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән. • Дүртенче (2009 – 2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. • Казан (Идел буе) федераль университетының җинаять хокукы кафедрасы доценты.
Кабул итү көне, вакыты, урыны: Айның икенче сишәмбесендә 16.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр; Казан ш., Дементьев ур., 2Б й., “Бердәм Россия” партиясенең Казан шәһәре Авиатөзелеш районындагы бүлеге.
|