Депутатлар корпусы

СӘЛАХОВ Мәгъсүм Хәлимулла улы
Контактлар

СӘЛАХОВ Мәгъсүм Хәлимулла улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.

• 1951 елның 13 июлендә туган.
• Белеме – югары, “Физик-спектроскопист” белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
• Физика-математика фәннәре докторы, профессор.
• Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре.
• “Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
• Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.
• Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өченче (2004 – 2009) һәм дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләттәшләр эшләре буенча координация советы составына керә.
• Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның һәр сишәмбесе, Казан ш., Бауман ур., 20 нче й., 14.00 – 16.00.