Депутатлар корпусы

ШӘРИПОВ Алмаз Хантимер улы
Контактлар

ШӘРИПОВ Алмаз Хантимер улы

43 нче Ык буе бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы.


• 1964 елның 24 октябрендә туган.
• Белеме – югары, “Авыл хуҗалыгы производствосы инженер-механигы” белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
• Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Россиянең агросәнәгать комплексын үстергән өчен” алтын медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өченче (2004 – 2009) һәм дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• “Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ генераль директоры.


Кабул итү көне, вакыты, урыны
Һәр айның дүртенче числосында түбәндәге муниципаль районнарның Советлары биналарында:
Минзәлә ш. – 9.00 сәгатьтән башлап;
Актаныш ав. – 13.00 сәгатьтән башлап;
Мөслим ав. – 16.00 сәгатьтән башлап;