Депутатлар корпусы

ЯҺУДИН Шакир Шәяхмәт улы
Контактлар
Интервью, басмалар
27 ноябрь 2013
Конституция “гомере” – 20 елдан күпкә озын
17 март 2011
Ш.Яһудин: “Гражданнарның тынычлыгын саклауга кагылышлы закон - “халыктан кергән закон инициативасы” ул”

ЯҺУДИН Шакир Шәяхмәт улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.


• 1947 елның 24 гыйнварында туган.
• Белеме – югары, “Хокук белеме” белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
• Юридик фәннәр кандидаты.
• Россия Федерациясенең Атказанган юристы, Татарстан Республикасының Атказанган юристы.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советының даими һөнәри нигездә эшләүче депутаты.
• Реабилитацияләнгән сәяси репрессияләр корбаннарының хокукларын торгызу буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары, Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты әгъзасы; Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы әгъзасы; Татарстан Республикасының Законнар җыентыгын бастырып чыгару буенча республика комиссиясе әгъзасы; Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек буенча оештыру комитеты әгъзасы.
• Дүртенче (2009 – 2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Җөп айның беренче числосында, 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр,
Буа ш., Жорес ур., 110 нчы й.
Так айның беренче числосында, 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр,
Иске Чүпрәле ав., Үзәк ур., 13 нче й.