Депутатлар корпусы

ШӘФИГУЛЛИН Лотфулла Нурислам улы
Контактлар

ШӘФИГУЛЛИН Лотфулла Нурислам улы

14 нче Пионер бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы


• 1955 елның 14 маенда туган.
• Белеме – югары, “Хәрби төзүче” белгечлеге буенча Камышлы югары хәрби төзелеш-команда училищесын (1975), “Финанс менеджменты” белгечлеге буенча Халыкара менеджмент академиясен (1992), “Финанслар һәм кредит” белгечлеге буенча Чиләбе дәүләт университетын (1999), “Күпканаллы телекоммуникация системалары” белгечлеге буенча Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика академиясен тәмамлаган.
• Россия Федерациясенең Атказанган элемтә хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы.
• Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты, “Фидакарь хезмәт өчен”, II һәм III дәрәҗәдәге “Мактауга лаек хезмәт өчен”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре белән бүләкләнгән.
• “Ел җитәкчесе”, “Ел хәйриячесе” республика конкурсларының җиңүчесе.
• Дүртенче (2009 – 2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.
• “Таттелеком” ААҖ генераль директоры.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның икенче пәнҗешәмбесе, 16.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр,
Космонавтлар ур., 19 нчы й., 121 нче мәктәп.