Депутатлар корпусы

ГАФУРОВ Илшат Рәфкать улы
Контактлар

ГАФУРОВ Илшат Рәфкать улы

45 нче Апас бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.


• 1961 елның 1 августында туган.
• Белеме – югары, Казан дәүләт университетының Физика факультутын (1983), Казан финанс-икътисад институтының менеджмент факультутын (1997) тәмамлаган.
• Физика-математика фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре локторы, профессор.
• Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, Россия торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Россия Эчке эшләр министрлыгының 200 еллыгы” медале, “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Хәрби дуслыкны ныгыткан өчен” медале, “Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы” медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына беренче (1997 – 1999), икенче (1999-2004), дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• Казан (Идел буе) федераль университеты югары һөнәри белем бирү оешмасы федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе ректоры


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Район Советлар белән килештереп, аерым план-даталар буенча
Апас ш.т.п., Совет ур., 2 нче й.;
Олы Кайбыч ав., Кояшлы Бульвар ур., 7 нче й.;
Тәтеш ш., Малкин ур., 39 нчы й.;
Кама Тамагы, Калинино ур., 31 нче й.