|
|
Контактлар |
|
|
ГЫЙНИЯТОВ Хәлил Зиннур улы
Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе
“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы.
• 1956 елның 20 сентябрендә туган. • Белеме – югары, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын “Химия” белгечлеге буенча, Казан финанс-икътисад институтын “Эшлекле идарә итү мастеры” белгечлеге буенча тәмамлаган. • Татарстан Республикасының Атказанган химигы. • Техник фәннәр кандидаты. • А.М. Прохоров исемендәге Инженерлык фәннәре академиясенең хакыйкый әгъза-корреспонденты. • Хәрби фәннәр академиясе профессоры. • “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Россия флотына 300 ел” медале, “Россия Эчке эшләр министрлыгының 200 еллыгы” медале белән бүләкләнгән. • Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты. • Дүртенче чакырылыш (2009 – 2014) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. • “Казан дәүләт казна дары заводы” ФКП генераль директоры.
Кабул итү көне, вакыты, урыны: Айның беренче җомгасы 16.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең Киров районы буенча җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе (Степан Халтурин ур., 16 нчы й.)
|