төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Состав һәм структура
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Депутатлар корпусы



КАМАЛТЫНОВ Юрий Зимелевич
Контактлар

КАМАЛТЫНОВ Юрий Зимелевич

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.


• 1957 елның 11 мартында туган.
• Белеме – югары, Казан химия-технология институтын “Инженер химик-технолог” белгечлеге буенча, Казан дәүләт медицина институтын “Социаль эш белгече” белгечлеге буенча тәмамлаган.
• Дуслык ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре.
• Социаль фәннәр кандидаты.


Хезмәт юлы:

• 1980-1981 “Оргсинтез” сәнәгать берләшмәсенең смена башлыгы, Казан ш.
• 1981-1984 “Оргсинтез” сәнәгать берләшмәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары, секретаре, Казан ш.
• 1984-1986 “Оргсинтез” сәнәгать берләшмәсенең партком секретаре урынбасары, Казан ш.
• 1986-1990 КПСС Мәскәү райкомының бүлек мөдире, Казан ш.
• 1990-1992 Татарстан укытучыларны камилләштерү институтының социологик тикшеренүләр лабораториясе мөдире, Казан ш.
• 1992-1994 Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары, Казан ш.
• 1994-1995 Татарстан Республикасы Социаль тәэмин итү министрлыгының министр урынбасары – социаль яклау бүлеге башлыгы.
• 1995-1996 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең даими комиссияләр эше мәсьәләләре бүлеге мөдире.
• 1996-2001 Татарстан Республикасы социаль тәэмин итү министрының беренче урынбасары.
• 2001-2004 Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары.
• 2004-2005 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
• 2005-2013 Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе.
• 2013-2014 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
• 2014 елның 1 октябреннән – Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю.З. Камалтынов:

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының түбәндәге өлкәләрдә законнар белән җайга салуга, парламент контролен гамәлгә ашыруга, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итүгә караган вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җитәкчелек итә:
- Татарстан Республикасы территориясендә законлылык, хокук тәртибе, иҗтимагый иминлек, шул исәптән күрсәтелгән өлкәдә гражданнарның хокукларын яклау;
- финанс, бюджет һәм салым сәясәте;
- социаль-икътисадый үсеш,Татарстан Республикасы милке белән эш итү тәртибен билгеләү һәм эш итү, инвестицияләр һәм инновацияләр, тариф сәясәте, эшкуарлыкка ярдәм, туризм, мәгълүмат технологияләре һәм коммуникацияләр;
- агросәнәгать комплексы, азык-төлек сәясәте, экология, табигатьтән файдалану, җирләр әйләнеше.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының түбәндәге комитетлары эшчәнлеген координацияли:
- законлылык һәм хокук тәртибе;
- бюджет, салымнар һәм финанс;
- икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык;
- экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы законнары проектларын әзерләү хакын бәяләү комиссиясен җитәкли һәм аның эшен оештыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ягыннан Сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннары хокукларын торгызу буенча республика комиссиясе мәсьәләләрен алып бара.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының түбәндәге комиссияләре эшчәнлеген координацияли:
“2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча;
“Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча.
5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы органнарының үзе алып бара торган өлкәләрдә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары белән, шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил белән оештыру эшенә кагылышлы үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча эшчәнлеген координацияли.
6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының һәм аның органнарының Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә.
7. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы органнарының Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән үзара хезмәттәшлеген координацияли.
8. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе эш урынында вакытлыча булмаган очракта, аның йөкләмәсе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкара.
9. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентын үзгәртүгә бәйле мәсьәләләрне алдан карый.
10. Татарстан Республикасының закон чыгару эшчәнлеге торышы турында докладларны әзерләү эшенә җитәкчелек итә.
11. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана торган график нигезендә гражданнарны кабул итә.
12. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең аерым йөкләмәләрен үти.

Кабул итү көне, вакыты, урыны
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, айның беренче сишәмбесе, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарын сайлау турында” 2014 елның 1 октябрендәге 8-V ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.