Депутатлар корпусы

ГӘБДЕЛҖАНОВ Артур Рәшит Улы
Контактлар

ГӘБДЕЛҖАНОВ Артур Рәшит Улы

6 нчы Декабристлар бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.

• 1968 елның 2 ноябрендә туган.
• Белеме – югары, “Төзелеш эшләнмәләрен һәм конструкцияләрен җитештерү” белгечлеге буенча Казан инженерлык-төзелеш институтын, “Россия Федерациясе халык хуҗалыгы өчен идарәче кадрлар әзерләү” президент программасы буенча курсларны тәмамлаган.
• Социология фәннәре кандидаты.
• Татарстан Республикасы Президентының, Казан шәһәре мэрының рәхмәт хатлары, Казан шәһәренең Мактаулы грамотасы, “Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең 75 еллыгы” истәлекле билгесе, “Ярдәм” хәйрия фондының “За доброе сердце” ордены белән бүләкләнгән.
• 2013 һәм 2014 елларда “Ел хәйриячесе” республика конкурслары лауреаты
• ТР Автомәктәпләр федерациясе рәисе.
• “Зарница” производстволар берләшмәсе генераль директоры

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
айның беренче сишәмбесе, 17.00 сәгатьтән алып 19.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре Мәскәү районының “Химиклар” мәдәният йорты адресы буенча, тел. 240-62-28.
Айның һәр өченче пәнҗешәмбесе, 15.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге Казан җирле бүлекчәсенең Мәскәү районы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе, Восстание ур., 34 нче й., тел. 557-28-11