Депутатлар корпусы

ЛИГАЙ Вадим Александрович
Контактлар

ЛИГАЙ Вадим Александрович

2 нче Копылов бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясенә теләктәш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы.

• 1953 елның 26 мартында туган.
• Белеме – югары, О.С. Орджоникидзе исемендәге Мәскәү Ленин ордены дәүләт авиация институтын (1976) тәмамлаган.
• Россия Федерациясенең Атказанган машина ясаучысы (1998).
• М.Л. Миль исемендәге медаль (1992), Святой Благоверный Князь Даниил Московский Ордены медале (2003), III дәрәҗәдәге Преподобный Сергий Радонежский Ордены медале (2005), “Хәрби бергәлекне ныгыткан өчен” медале (2009), “Россия хәрби авиациясенә 100 ел” юбилей медале (2012), “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале (2012), Россия машина ясаучылар берлегенең “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2012), Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2013), Федераль хәрби-техник хезмәттәшлек хезмәтенең “Уңышлар өчен” медале (2013) белән бүләкләнгән.
• “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры; “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директорының программалар буенча урынбасары.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның икенче пәнҗешәмбесе, 17.00 сәгатьтән алып 19.00 сәгатькә кадәр,
Казан ш., Дементьев ур., 2Б йорты (“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Беренчел район бүлеге).