Депутатлар корпусы

ВОРОПАЕВА Татьяна Васильевна
Контактлар

ВОРОПАЕВА Татьяна Васильевна

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.

• 1954 елның 17 апрелендә туган.
• Белеме – югары, “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.
• Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы.
• “Фидакарь хезмәт өчен” медале; “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен” медале, “Халыкны агарту отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән.
• Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр советы депутаты итеп сайланган.
• Сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннары хокукларын торгызу буенча республика комиссиясе составына керә.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Алексеевск районы – айның беренче җомгасы 10.00 сәгатьтән башлап администрация бинасында:422900, Татарстан Республикасы,
Алексеевск ш.т.п., Совет мәйданы, 1 нче й.

Әлки районы – айның икенче җомгасы 10.00 сәгатьтән башлап администрация бинасында: 422870, Татарстан Республикасы, Базарлы Матак ав., С. Крайнов ур., 58 нче й.

Спас районы – айның өченче җомгасы 10.00 сәгатьтән башлап
администрация бинасында: 422840, Татарстан Республикасы, Болгар ш., Пионер ур., 19 нчы й.