Депутатлар корпусы

БОРҺАНОВ Рәфис Тимерхан Улы
Контактлар

БОРҺАНОВ Рәфис Тимерхан Улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе җитәкчесе урынбасары.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.


• 1961 елның 17 августында туган.
• Белеме – югары, Казан авыл хуҗалыгы институтын “Инженер-механик” белгечлеге буенча, Казан финанс-икътисад институтын “Икътисадчы” белгечлеге буенча тәмамлаган.
• Икътисад фәннәре кандидаты.
• “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” (2003), “Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә” (2004), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” (2005) медальләре, Дуслык ордены (2007), Мактау ордены (2014) белән бүләкләнгән.
• Икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына (1999 – 2004) депутат итеп сайланган.
• Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегияләре, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596 – 606 номерлы указларын үтәүне оештыру буенча эшче төркем, Татарстан Республикасында халыкның яшәү, эшләү дәрәҗәсен арттыру, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм куллану мәсьәләләре буенча республика ведомствоара комиссия составына керә.
• “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерциягә карамаган оешмасының Попечительләр советы, “Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы фонды” коммерциягә карамаган оешмасының Попечительләр советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасын электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек төрләрен җайга сала торган оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Экспертлар советы, Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләрен координацияләү советы әгъзасы булып тора.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Гражданнарны кабул итү, кабул ителүгә язылу турында мөрәҗәгать кергәннән соң, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 920 нче бүлмәсендә алып барыла. Кабул итү эш көннәрендә иртәнге сәгать 9.00 алып сайлаучылар өчен уңай булган теләсә кайсы вакытта башкарыла. Студент, Бызов, Актүбә сайлау округларында гражданнарны кабул итү, шәхси кабул итүне сораган гаризалар кергәннән соң, Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышлар үткәрә торган көннәрдә алып барыла.