Депутатлар корпусы

ЕГОРОВ Андрей Юрьевич
Контактлар

ЕГОРОВ Андрей Юрьевич

12 нче Габишев бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.


• 1967 елның 28 августында туган.
• Белеме – югары, Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган (2005).
• Икътисад фәннәре кандидаты.
• Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Казанга мактауга лаек хезмәт итүе өчен” мактау билгесе белән бүләкләнгән.
• “Водоканал” МУП директоры.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның беренче пәнҗешәмбесе, 16.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр
“Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Ипподром ур., 17 нче й.)

Айның һәр икенче пәнҗешәмбесендә 16.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр сайлау округы мәктәпләрендә.