Депутатлар корпусы

ШАҺИТОВ Марат Фоат улы
Контактлар

ШАҺИТОВ Марат Фоат улы

15 нче Азино бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.


• 1968 елның 3 мартында туган.
• 1986 – 1989 елларда Хәрби диңгез флотында, Төньяк флотта хезмәт иткән, беренче статьядагы старшина.
• 1989 – 1993 елларда “Икътисад һәм хезмәт социологиясе” белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын укып тәмамлаган.
• 1993 – 1998 елларда коммерция структураларында эшләгән.
• 1998 – 2007 елларда Казначылык департаментының хосусыйлаштыру программаларын финанслау бүлеге башлыгы, директор урынбасары, директоры – Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары.
• 2007 елдан башлап хәзергә кадәр – “АК БАРС БАНК” ААҖ Идарә рәисенең беренче урынбасары (төп эш урыны).
• 2008 елдан башлап хәзергә кадәр – “АК БАРС Девелопмент” ҖЧҖ директоры.
• Татарстан Республикасының Диңгез җыены әгъзасы.
• Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2003).
• “АК БАРС” БАНК” ААҖнең атказанган хезмәткәре (2011).
• Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты (2002), Россия Федерациясе Дәүләт статистика комитетының “2002 елда Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашкан өчен” күкрәк билгесе (2003), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005), Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2008), нәтиҗәле эшчәнлек һәм банк системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән (2012) бүләкләнгән.
Өйләнгән, 3 улы бар.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Җөп айның икенче сишәмбесе, 16.00 сәгатьтән алып 19.00 сәгатькә кадәр Казан ш., Чишмәле ур., 5 нче й. (“149 нчы лицей” муниципаль мәгариф учреждениесе);