Депутатлар корпусы

ЛАРИОНОВА  Татьяна Петровна
Контактлар
телефон: (843) 567-87-07, (843) 292-15-33

ЛАРИОНОВА Татьяна Петровна

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.

• 1955 елның 2 июлендә туган.
• Белеме – югары, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын “Рус теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча; Казан дәүләт медицина институтын “Социаль эш” белгечлеге буенча тәмамлаган.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗәле ордены медале, “Ватан алдындагы казанышлар өчен” I дәрәҗәле ордены медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
• “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды” коммерциягә карамаган оешмасының башкарма директоры

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П. Ларионова:

1. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын популярлаштыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының һәм аның органнарының катнашуы мәсьәләләре буенча җитәкчелек итә.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның органнары белән хәйрия оешмаларының һәм иганәчеләрнең үзара хезмәттәшлеген координацияли.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана торган график нигезендә гражданнарны кабул итә.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең аерым йөкләмәләрен үти. 



Кабул итү көне, вакыты, урыны
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, айның өченче сишәмбесе, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.