Депутатлар корпусы

ШӘРИПОВ Ирек Илдус улы
Контактлар

ШӘРИПОВ Ирек Илдус улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.
“2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе әгъзасы.


• 1969 елның 15 ноябрендә туган.
• Белеме – югары, “Журналист” белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын; “Менеджер” белгечлеге буенча Урал дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.
• Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган журналисты.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алуда актив катнашкан өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
• Татарстан Халыклар дуслыгы Йорты директоры.


Кабул итү көне, вакыты, урыны
Айның һәр соңгы пәнҗешәмбесе, 9.00 сәгатьтән алып 11.00 сәгатькә кадәр, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 4 нче йорт.

Айның һәр соңгы пәнҗешәмбесе, 13.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә кадәр, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлеге, Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт.

Айның һәр соңгы пәнҗешәмбесе, 17.00 сәгатьтән алып 19.00 сәгатькә кадәр, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге, Мөслим авылы, Пушкин урамы, 43 нче йорт