Депутатлар корпусы

МИҢНЕГОЛОВ Фәрит Герт улы
Контактлар

МИҢНЕГОЛОВ Фәрит Герт улы

5 нче Елга аръягы бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.

• 1966 елның 18 маенда туган.
• Белеме – югары, “Инженер химик технолог” белгечлеге буенча С.М. Киров исемендәге Казан химия технологияләре институтын тәмамлаган.
• Химия фәннәре кандидаты.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасының Атказанган химигы.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
айның беренче атнасындагы һәр пәнҗешәмбедә 18.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр;
Казан ш., Ямашев проспекты, 1нче й., 307 нче бүлмә.