Депутатлар корпусы

РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы
Контактлар
Интервью, басмалар
14 ноябрь 2017
2018 нче елга һәм 2019-2020 нче елларның планлы чорына республика бюджеты хакында
24 ноябрь 2016
Нәсел саклаучы Рәхмәтуллин
01 март 2016
Рауил Рәхмәтуллин “Депутат каналы”нда

РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе.

• 1952 елның 6 гыйнварында туган.
• Белеме – югары, “Зоотехник” белгечлеге буенча Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлаган.
• Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Мактаулы гражданы.
• “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советының даими һөнәри нигездә эшләүче депутаты.

Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның икенче сишәмбесе, 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр Арча районы администрациясе

Айның икенче чәршәмбесе 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр Әтнә районы администрациясе