Депутатлар корпусы

ХӘБИБУЛЛИН Альберт Галимҗан улы
Контактлар

ХӘБИБУЛЛИН Альберт Галимҗан улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.


• 1958 елның 2 августында туган.
• Белеме – югары, “Сәнәгать һәм граждан төзелеше” белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын; “Икътисад һәм агрария җитештерүенә идарә” белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган .
• Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Мактаулы гражданы.
• “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “2006 елда авыл хуҗалыгы халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале, “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасы законнары җыентыгын бастырып чыгару буенча республика комиссиясе әгъзасы.
• Даими һөнәри нигездә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
айның һәр икенче сишәмбесе, 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр Менделеевск районы администрациясе бинасы.
Айның икенче чәршәмбесе, 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр
Әгерҗе ш., администрация бинасы.