Депутатлар корпусы

САДЫЙКОВА Разия Габделәхәт кызы
Контактлар

САДЫЙКОВА Разия Габделәхәт кызы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе әгъзасы.


• 1959 елның 23 гыйнварында туган.
• Белеме – югары, Казан дәүләт медицина институтын “Педиатрия” белгечлеге буенча тәмамлаган. • Медицина фәннәре докторы.
• Россия Федерациясенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган табибы.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Наркоконтроль органнарына ярдәм күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнгән.

Кабул итү көне, вакыты, урыны
Биектау районы:
Биектау авылы, Кооператив урамы, 5 нче йорт (администрация бинасы)
кварталның икенче ае, беренче сишәмбесе, 10.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр;

Питрәч районы:
Питрәч авылы, Совет урамы, 7 нче йорт (“Батыр” КСК бинасы)
кварталның икенче ае, икенче сишәмбесе, 16.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр;

Теләче районы:
Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт (администрация бинасы)
кварталның икенче ае, өченче сишәмбесе, 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр;