Депутатлар корпусы

ГАЙЗАТУЛЛИН Ринат Рәүф Улы
Контактлар

ГАЙЗАТУЛЛИН Ринат Рәүф Улы

41 нче Буа бермандатлы сайлау округы

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча” комиссиясе әгъзасы.


• 1957 елның 19 сентябрендә туган.
• Белеме – югары, Казан дәүләт ветеринария институты, Казан финанс-икътисад институты.
• Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясенең Атказанган туклану сәнәгате хезмәткәре.
• Икътисад фәннәре кандидаты, биология фәннәре докторы.
• “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Мәгарифтәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнгән.
• Өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советын депутаты итеп сайланган.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның беренче чәршәмбесе, Буа башкарма комитеты бинасы,
14.00 сәгатьтән башлап