|
МИНҺАҖЕВ Вәгыйзь Васил улы
47 нче Кукмара бермандатлы сайлау округы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, “2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
• 1955 елның 11 декабрендә туган. • Белеме – югары, Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. • Ветеринария фәннәре кандидаты. • Россия Федерациясенең Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. • Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өченче (2004 – 2009) һәм дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
Кабул итү көне, вакыты, урыны: Һәр айның беренче җомгасында, 10.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр, Кукмара ш.т.п., Ленин ур., 13 нче йорт.
|