Депутатлар корпусы

СӨЛӘЙМАНОВ Рәис Әхтәм улы
Контактлар

СӨЛӘЙМАНОВ Рәис Әхтәм улы

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, “2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе әгъзасы.


• 1969 елның 29 сентябрендә туган.
• Белеме – югары, “Инженер химик-технолог” белгечлеге буенча В Казан дәүләт технология университетын, 2001 елда Казан финанс-икътисад институтын (менеджер) тәмамлаган.
• Икътисад фәннәре кандидаты.
• “Агро-Инвест” Идарә компаниясе ҖЧҖ генераль директоры.
• Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең“Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерүдәге һәм азык-төлек ягыннан бәйсезлеген тәэмин итүдәге уңышлар өчен” Рәхмәт хаты (2003), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005), Татарстан Республикасы Премьер-министры Миңнехановның “Татарстан Республикасының шикәр комплексында нәтиҗәле яхшы хезмәте өчен” рәхмәт хаты (2007) белән бүләкләнгән.
• Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2009).
• “Борынгы Болгар шәһәренең һәм Свияжск утрау-шәһәренең тарихи мирасын торгызу буенча Россия һәм Татарстан өчен мөһим проектка ярдәм күрсәткән өчен” Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе М.Ш. Шәймиевнең Рәхмәт хаты (2012), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтовның Рәхмәт хаты (2014) белән бүләкләнгән.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның өченче сишәмбесе, 10.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр
Нурлат ш., Совет ур., 96 нчы й.;

Айның дүртенче сишәмбесе, 10.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр
Чирмешән авылы, Титов ур., 7 нче й.

Керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр (2014 елның 1 гыйнварыннан алып 2014 елның 31 декабренә кадәрге хисап финанс елы өчен)