Депутатлар корпусы

СЛАВУТСКИЙ Александр Яковлевич
Контактлар

СЛАВУТСКИЙ Александр Яковлевич

Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.


• 1947 елның 27 ноябрендә туган.
• Белеме – югары, “Драма режиссурасы” белгечлеге буенча Б.В. Щукин исемендәге Театр училищесын (Е. Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры каршындагы югары уку йорты) тәмамлаган.
• Россия Федерациясенең Халык артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты, Россия Федерациясенең Атказанган сәнгать эшлеклесе.
• Дуслык ордены, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясе белән бүләкләнгән.
• В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның беренче дүшәмбесендә 15.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр;
Казан ш., С. Халтурин ур., 16 нчы й., “Бердәм Россия” партиясенең Казан шәһәренең Киров районындагы Җәмәгатьне кабул итү бүлмәсе.