“Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе турында”
Татарстан Республикасы Законы
паспорты

1. Законның статусы
гамәлдә

2. Законның датасы һәм номеры
2010 елның 30 марты, № 11-ТРЗ

3. Законның үз көченә керү датасы
2010 елның 31 марты

4. Законны рәсми бастырып чыгару чыганагы
Республика Татарстан, № 64-65, 2010 елның 1 апреле
Ватаным Татарстан, № 59, 2010 елның 31 марты
Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2010, № 3

5. Законның гамәлдә булу срогы
даими

6. Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләр турында белешмәләр
юк

7. Татарстан Республикасы Законына карата суд карарлары исемлеге

Суд карарлары исемлеге
Суд карарларын  карау йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән карарлар
1.
“Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе турында” 2010 елның 30 мартындагы 11-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән конституциячел хокукларын һәм иреген бозуда гражданин К.М. Зартдиновның шикаятен карауга алуны кире кагу турында” 2011 елның 23 июнендәге 9-О номерлы Татарстан Республикасы Конституция суды билгеләмәсе 
 

8. Татарстан Республикасы Законына карата прокурор актлары исемлеге
юк

9. Татарстан Республикасы Законына карата юстиция органнары актлары исемлеге
юк

10. Татарстан Республикасы Законына карата коррупциягә каршы экспертиза
коррупциячел факторлар ачыкланмады

11. Татарстан Республикасы Законы буенча кабул ителгән Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты норматив хокукый актлары исемлеге
кабул итү каралмаган