Мероприятия

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышы

11 октябрь 2012

1. "2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

2. "2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

3. "Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4. "Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты турында" Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" 3411-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. "Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында" 2399-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (III укылыш).

6. "Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүне оештыру турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 4382-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).

7. "Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2013 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында" 6410-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

8. "Татарстан Республикасы Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында" 2412-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 2.2 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2377-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (мәгълүмат (документлар, материаллар, мөрәҗәгатьләргә җаваплар) тапшыруның билгеләнгән сроклары вазыйфаи затлар тарафыннан үтәлмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү турында) (I укылыш).

10. "Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында" Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында" Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. "Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында" 2422-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. "Ятим балаларны һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш керү хакында" 4418-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. "Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 5417-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. "2013 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында" 7415-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15. "Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 55 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 109969-6 номерлы федераль закон проекты хакында (объектны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирүдән баш тарту өчен нигезләргә өстәмә кертү өлешендә).

16. "Россия Федерациясе гражданлыгы турында" Федераль законның 14 статьясына һәм 32 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 129079-6 номерлы федераль закон проекты турында (чит илдә яшәүче ватандашларыбызның Россия Федерациясенә үзләре теләп күчүләренә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасы нигезендә яшәү өчен алар сайлап алган Россия Федерациясе субъекты территориясендә тору урыны буенча миграцион исәпкә куелган чит ил гражданнары һәм гражданлыксыз затлар өчен гадиләштерелгән тәртиптә кабул итү нәтиҗәсендә Россия гражданлыгын алу мөмкинлеген бирү турында).

17. "Сайланулы муниципаль вазыйфалар исемлеге киңәюгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 133727-6 номерлы федераль закон проекты хакында.

18. "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында" Федераль законның 251 статьясына үзгәреш кертү хакында" 134114-6 номерлы федераль закон проекты турында (граждан хезмәтендә булу срогын үзгәртү өлешендә).

19. "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында" Федераль законына үзгәрешләр кертү хакында" 134123-6 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт органының конкурс һәм аттестация комиссияләрен төзү тәртибен үзгәртү өлешендә).

20. "Россия Федерациясе Хезмәт кодексына һөнәри стандарт төшенчәсен, аны эшләү һәм раслау тәртибен законнар белән билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 134129-6 номерлы федераль закон проекты хакында.

21. "Мәгариф турында" Россия Федерациясе Законының 15 статьясына, "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" Федераль законның 14 һәм 19 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" 129241-6 номерлы федераль закон проекты турында (рус ымлыклары телен куллануны җайга салучы нормаларны Инвалидлар хокуклары турында БМО конвенциясе таләпләренә туры китерү өлешендә).

22. "Россия Федерациясенең аерым закон актларына радиация йогынтысына дучар булган аерым категория гражданнарның сәламәтлегендәге үзгәрешләрне исәпкә алуны тәэмин итү өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 114114-6 номерлы федераль закон проекты хакында.

23. "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 123 статьясына үзгәреш кертү турында" 104460-6 номерлы федераль закон проекты хакында (14 яшькә кадәрге баласы (балалары) булган хатын-кызга аның өчен уңайлы вакытта ел саен отпуск бирү турында).

24. "Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 83634-6 номерлы федераль закон проекты турында (ана (гаилә) капиталы акчаларын инвалид баланы дәвалауга һәм реабилитацияләүгә җибәрү мөмкинлеге турында).

25. "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" Федераль законның 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 63743-6 номерлы федераль закон проекты турында (инвалид балалары булган гаиләләргә, торак фондының кемгә каравына бәйсез рәвештә, торак урыннар өчен түләүгә ташламалар бирү өлешендә).

26. "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 331 һәм 3511 статьяларына үзгәрешләр кертү турында" 106159-6 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе Хезмәт кодексы һәм Россия Федерациясе Җинаять кодексы нигезләмәләре арасында Россия Федерациясе Җинаять кодексыннан 129 һәм 130 статьяларны төшереп калдыруга бәйле рәвештә барлыкка килгән каршылыкларны бетерү турында).

27. "Россия Федерациясе сәламәтлек саклау системасын медицина кадрлары белән тәэмин итү турында" Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка Мәскәү өлкә Думасы мөрәҗәгате хакында.

28. Россия Федерациясендә мәҗбүри һөнәри пенсия системалары турындагы һәм мәҗбүри һөнәри пенсия системаларын финанслауга иминият кертеме турындагы федераль законнар проектларын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына тиз арада кертүнең зарурлыгы хакында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры М.А. Топилинга, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе С.Е. Нарышкинга Амур өлкәсе Закон чыгару Собраниесе мөрәҗәгате хакында.

29. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.20 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 77372-6 номерлы федераль закон проекты турында (административ хокук бозулар составын төгәлләштерү өлешендә).

30. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 108677-6 номерлы федераль закон проекты турында (атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү турында).

31. "Массакүләм мәгълүмат чаралары турында" Россия Федерациясе Законының 4 статьясына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 13.15 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" 109392-6 номерлы федераль закон проекты турында (хокукка каршы гамәлләрдән зыян күргән балигъ булмаган затлар турында мәгълүматны таратуны чикләү өлешендә).

32. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 73982-6 номерлы федераль закон проекты турында (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.22 статьясы редакциясен төгәлләштерү өлешендә).
33. "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.20 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча халык депутатларының Орел өлкә Советы закон чыгару инициативасы турында (алкогольле продукцияне эчү тыела торган урыннар исемлеген төгәлләштерү турында).

34. Хөкүмәт сәгате: "Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалауда һәм аларның хокукларын яклауда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр эшчәнлеге".