Мероприятия

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы

31 гыйнвар 2013

1. Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләрен вазыйфаларына билгеләп кую турында.

2. “2013 елга, 2014 һәм 2015 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 454-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

3. “Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләрне раслау хакында” 455-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

4. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 1428-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (III укылыш).

5. “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 2391-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).

6. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 2435-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

7. “Яшьләр һәм Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 6419-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

8. Муниципаль хезмәт турында 1448-4 номерлы Татарстан Республикасы кодексы проекты хакында (I укылыш).

9. “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” 457-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында” Татарстан Республикасы Законының 16 статьясына үзгәреш кертү хакында” 453-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 456-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. 2012 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эше турында хисап.

13. Россия Федерациясе Конституция Судына Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 26 статьясындагы беренче өлешенең 2 пункты, 251 статьясындагы беренче, икенче һәм дүртенче өлешләре, 253 статьясындагы икенче һәм өченче өлешләре нигезләмәләренең конституциячеллеген тикшерү турында гарызнамәне кире алу хакында.

14. “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 343 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 195229-6 номерлы федераль закон проекты турында (руханилар, дини персонал һәм дини оешмалар хезмәткәрләренә, шулай ук күрсәтелгән вазыйфаларга кандидатларга таләпләрне билгеләү хокукын дини оешмаларга бирү өлешендә).

15. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.63 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 168733-6 номерлы федераль закон проекты турында (административ хокук бозулар составларын төгәлләштерү өлешендә).

16. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 181965-6 номерлы федераль закон проекты турында (юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозуларны кабат кылган өчен җаваплылыкны көчәйтү өлешендә).

17. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 200753-6 номерлы федераль закон проекты хакында (торак урыннарындагы затларны Россия Федерациясендә фиктив теркәү өчен алшартларны бетерү максатларында һәм килгән урында яисә яшәгән урында Россия гражданнарын теркәү кагыйдәләрен бозган өчен һәм аларның Россия Федерациясендә торак урыннарында теркәлмичә яшәгәннәре өчен административ җаваплылык билгеләү турында, шулай ук Россия гражданнарын килгән урында яисә яшәгән урында Россия Федерациясендә фиктив теркәгән өчен һәм Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны торак урыннарында миграция исәбенә фиктив алган өчен җинаять җаваплылыгын билгеләү турында).

18. “Россия Федерациясе Җинаять кодексының 169 һәм 1711 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның закон чыгару инициативасы хакында.

19. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 һәм 28.3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Алтай Республикасы Дәүләт Советы – Эл Корылтаеның закон чыгару инициативасы турында.

20. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ставрополь крае Думасының закон чыгару инициативасы турында.

21. “Россия Федерациясе Граждан кодексының өченче өлешендәге 1151 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Удмурт Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

22. “Электрон имза турында” Федераль законга үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Пермь крае Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

23. “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законның 21 статьясына үзгәреш кертү хакында” 182753-6 номерлы федераль закон проекты турында (инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота бирелгән эш урыннары санын исәпләгәндә оешма хезмәткәрләренең санын авыр эшләр, зарарлы һәм (яисә) хәвефле һәм башка аерым хезмәт шартлары булган эшләр башкару белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр санына киметү өлешендә).

24. Хезмәткә яраксыз гражданнарны карап торучы эшләмәүче затларга компенсация түләүләрен җайга салучы гамәлдәге норматив актларны үзгәртү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры М.А. Топилинга Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе депутатлары мөрәҗәгате турында.

25. “Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең финанс ягын хәл итү турында” Федераль законның 20.1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 185943-6 номерлы федераль закон проекты турында.

26. “Россия Федерациясе Җир кодексының 28 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

27. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 177474-6 номерлы федераль закон проекты турында (даими рәвештә пассажирлар йөртү өлкәсендә муниципаль контроль турында).

28. Төрлесеннән.