Мероприятия

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы

27 апрель 2013

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.
2. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап.
3. "Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында" Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 81 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" 480-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
4. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 477-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
5. “Татарстан Республикасы һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 452-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
6. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 444-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
7. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 458-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
8. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм референдумнар турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 466-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
9. “Аерым муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору һәм “Мамадыш муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 470-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
10. “Биектау муниципаль районының Биектау һәм Красносельский авыл җирлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү, аерым муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору һәм “Биектау муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 1443-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
11. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 5.1 һәм 5.2 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 481-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
12. “Янгын куркынычсызлыгы турында” Татарстан Республикасы Законының 19 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
13. “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 488-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
14. “Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 472-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
15. “Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” 486-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
16. “Муниципаль районнарның һәм "Чаллы шәһәре" шәһәр округының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 482-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
17. “Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 19 статьясына үзгәреш кертү турында” 478-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
18. “Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 485-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
19. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.
20. Татарстан Республикасы судьяларының Квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкиле Е.А. Кулешовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.
21. “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында” Россия Федерациясе Законының 25 статьясына үзгәреш кертү хакында” 229085-6 номерлы федераль закон проекты турында (вазыйфа биләүгә конкурста катнашучы затларны эш белән тәэмин итүдә эш бирүчеләрнең ярдәме хакында).
22. “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” Федераль законның 10 статьясына үзгәреш кертү хакында” 217934-6 номерлы федераль закон проекты турында (ана (гаилә) капиталы акчалары исәбеннән сатып алынган торак урынына таләпләр билгеләү хакында).
23. Гражданнарның ташламалы категорияләрен шифаханә-курорт юлламалары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Кабарда-Балкар Республикасы Парламенты мөрәҗәгате хакында.
24. “Торак төзелеше үсешенә ярдәм турында” Федераль законның 11 статьясына һәм “Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль законның 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын кертү буенча Архангельск өлкә депутатлары Җыелышының закон чыгару инициативасы турында.
25. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлардагы урыннар һәм торак йортлар милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен куллануга коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре буенча гомуми йорт ихтыяҗлары өчен нормативларны куллану өлешендә мораторий кертү турында Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгына Коми Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате хакында.
26. Россия Федерациясе Пенсия фондына шәхси эшкуарлар түләгән иминият кертемнәре күләмнәренең кимүе өлкәсендә федераль законнарны үзгәртү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе С.Е. Нарышкинга Төньяк Осетия – Алания Республикасы Парламенты мөрәҗәгате турында.
27. “Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексы” 246960-6 номерлы федераль закон проекты турында (гомуми юрисдикциядәге судлар тарафыннан административ суд эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибен җайга салу).
28. “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 232608-6 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе гражданнарының карау өчен үз мөрәҗәгатьләрен җибәрергә хокуклы адресатлар исемлеген киңәйтү өлешендә).
29. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 248585-6 номерлы федераль закон проекты турында (ветеринария өлкәсендә законнарны бозган өчен административ хокук бозулар составларын төгәлләштерү һәм җаваплылыкны көчәйтү өлешендә).
30. “Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексын гамәлгә кертүгә бәйле рәвештә аерым федераль конституциячел законнарга үзгәрешләр кертү турында” 246969-6 номерлы федераль конституциячел закон проекты хакында (Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексын кабул итүгә бәйле рәвештә федераль конституциячел законнарга үзгәрешләр кертү).
31. “Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексын гамәлгә кертүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 246965-6 номерлы федераль конституциячел закон проекты хакында (Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексын кабул итүгә бәйле рәвештә федераль законнарга үзгәрешләр кертү).
32. “Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” Федераль законга, Россия Федерациясенең башка закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актлары аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында” 241591-6 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясендә эшкә яисә патентка рөхсәт нигезендә хезмәт эшчәнлекләрен гамәлгә ашырырга ниятләгән чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны салым органнарында исәпкә кую механизмын камилләштерү өлешендә, шулай ук Федераль миграция хезмәте органнары һәм Россия Федерациясе салым органнары арасында тиешле белешмәләрне алмашу процедураларын һәм тәртибен оптимальләштерү максатларында).
33. “Корал турында” Федераль законның 16 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Кабарда-Балкар Республикасы Парламентының закон чыгару инициативасы турында.
34. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 8.37 статьяларына һәм Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 статьясына балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау хакында Россия Федерациясе законнарын бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү максатларында үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Сахалин өлкә Думасының закон чыгару инициативасы хакында.
35. “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 10 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
36. Төрлесеннән.