Мероприятия

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышы

08 июль 2014

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышы каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 627-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

3. “Татарстан Республикасында географик объектлар атамалары өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” 598-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

4. “Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында” 591-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5. “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәреш кертү турында” 607-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

6. “Татарстан Республикасы Җир кодексының 321 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 613-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

7. “Әтнә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 614-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. “Аксубай муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 615-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында” 634-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. “Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 647-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. “Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына һәм “Татарстан Республикасы законнарын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы кабул иткән башка актларны бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 646-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 629-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. “Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында” 645-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. “Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 624-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15. “Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүне оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 628-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 625-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 630-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2015 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү хакында” 632-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 633-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты А.В. Прокофьев тарафыннан кертелде).

21. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – КПРФ фракциясе әгъзалары тарафыннан кертелде).

22. Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе турындагы нигезләмәне раслау хакында.

23. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Татарстан – яңа гасыр” депутат берләшмәсенең 2009 – 2014 еллардагы эшчәнлеге турында хисап.

24. Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе эшчәнлеге турында хисап.

25. Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше йомгаклары турында.

26. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

27. “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эшләве турында.

28. “Россия Федерациясе гражданнарының Россия Федерациясе чикләрендә күчеп йөрү ирегенә, тору һәм яшәү урынын сайлауга хокукы турында” Россия Федерациясе Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында” 516704-6 номерлы федераль закон проекты хакында (тиешле территорияләрдә Федераль миграция хезмәте бүлекчәләре булмаган очракта Россия Федерациясе гражданнарын тору урыны һәм яшәү урыны буенча теркәү исәбен гамәлгә ашыруга җирле үзидарә органнарының хокукын күрсәтү өлешендә).

29. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 527750-6 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе континенталь шельфында урнашкан ясалма утраулар, җайланмалар һәм корылмалар тирәсендә урнаштырылган иминлек зоналарында суднолар йөреше иминлеген тәэмин итү буенча таләпләрне бозган өчен җаваплылык билгеләү хакында).

30. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына фотога, кинога һәм видеога төшерү, тавыш яздыру материалларын административ хокук бозу хакындагы эш буенча дәлилләргә кертү бурычы өлешендә үзгәреш кертү турында” 492044-6 номерлы федераль закон проекты хакында.

31. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.7 статьясына үзгәреш кертү хакында” 525742-6 номерлы федераль закон проекты турында (Кодекстагы 19.7 статьясының диспозициясен төгәлләштерү өлешендә).

32. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.22 статьясына үзгәреш кертү хакында” 528878-6 номерлы федераль закон проекты турында (күпфатирлы йортларда торак булмаган урыннарны законсыз рәвештә яңадан төзү һәм яңадан планировкалау өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

33. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Амур өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

34. “Парламент контроле турында” Федераль законның 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Саха Республикасы (Якутия) Дәүләт Собраниесенең (Ил Тумэн) закон чыгару инициативасы турында.

35. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

36. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

37. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30.1 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Әстерхан өлкәсе Думасының закон чыгару инициативасы турында.

38. “Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында” 538049-6 номерлы федераль закон проекты хакында (“Россия Федерациясендә махсус икътисадый зоналар турында” Федераль законга кертелә торган үзгәрешләргә бәйле рәвештә).

39. “Юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында” Федераль законга һәм “Россия Федерациясендә архив эше турында” Федераль законның 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чуваш Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

40. “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законның 26 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ненец автономияле округы депутатлары Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

41. “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 26.3 статьясына һәм “Россия Федерациясендә архив эше хакында” Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ставрополь крае Думасының закон чыгару инициативасы хакында.

42. “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чуваш Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

43. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларда сәяси партияләрнең, сайлау берләшмәләренең, кандидатларның финанс хисаплылыгы мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында” 545825-6 номерлы федераль закон проекты хакында.

44. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 131-ФЗ номерлы Федераль законның 141 һәм 161 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 502311-6 номерлы федераль закон проекты турында (җирле үзидарә органнарының хуҗасыз хайваннарны аулау һәм тоту хокуклары хакында).

45. “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 263 статьясындагы 6 пунктына үзгәреш кертү хакында” 516707-6 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектларының җирле үзидарә органнарына бирелергә мөмкин аерым дәүләт вәкаләтләрен ачыклау өлешендә).

46. “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законның 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 514164-6 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль хезмәткә кергәндә конкурс үткәрүнең мәҗбүрилеген билгеләү өлешендә).

47. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 528411-6 номерлы федераль закон проекты хакында (җирле үзидарә оештыруның кайбер гомуми принципларын ачыклау өлешендә).

48. “Россия Федерациясе Гаилә кодексының 81 һәм 83 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 61045-6 номерлы федераль закон проекты хакында (балаларның алиментлар алу хокукларына гарантияләрне көчәйтү максатларында).

49. “Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында” Федераль законның 53.4 статьясына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында” 527276-6 номерлы федераль закон проекты турында (“Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” Федераль законның 20 статьясына туры китерү өлешендә).

50. “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” Федераль законның 18 статьясына үзгәреш кертү хакында” 520973-6 номерлы федераль закон проекты турында.

51. “Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 1951 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 537948-6 номерлы федераль закон проекты турында (эш бирүчеләрнең һөнәри стандартларны кулланырга тиешлеген законнар белән ныгыту өлешендә).

52. “Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланмаларын булдыруга дәүләт ярдәме турында” һәм “Мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (персональләштерелгән) исәптә тору турында” федераль законнарга үзгәрешләр кертү хакында” 537967-6 номерлы федераль закон проекты турында (ихтыярый пенсия тупланмаларын дәүләт финанслашуы программасына иминләштерелгән затларның керү вакытын озайту хакында).

53. “Россия Федерациясе Хезмәт кодексына фәнни хезмәткәрләр, фәнни оешмалар җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары хезмәтен җайга салу механизмнарын камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында” 540253-6 номерлы федераль закон проекты хакында.