Мероприятия

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы

01 октябрь 2014

1. Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2014 елгы көзге сессиясенең эшче органнары турында.

2. Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларның нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы турында.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисен сайлау турында.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларын сайлау турында.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен сайлау турында.

6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларын төзү турында.

7. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларын сайлау турында.

8. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары рәисләрен сайлау турында.

9. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумын сайлау турында.

10. Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү турында.

11. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү турында.

12. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасына – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкилгә вәкаләтләр бирү турында.

13. Профессиональ даими нигездә эшләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында.

14. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп В.Г. Шәйхразиевны билгеләп куюны килештерү турында.

15. Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан карап бетерелмәгән закон проектлары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актлары проектлары буенча бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җаваплы комитетларын билгеләү турында.